ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Поезд һәм автобусларда җәнҗал куптаручыларның кара исемлеген төзергә тәкъдим иттеләр

4 гыйнвар 2018, 13:46 , Фото: Рамиль Гали

Поезд һәм автобусларда җәнҗал куптаручыларның кара исемлеген төзергә тәкъдим иттеләр      “Аэрофлот” компаниясе соңгы 7-8 елда 10 меңләп кешене кара исемлеккә керткән.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе тимер юлларда һәм еракка баручы автобусларда кара исемлек кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” җиткерә.

RT хәбәр итүенчә, тиешле документ Транспорт һәм төзелеш буенча Дәүләт Думасы комитетына юлланган. Исемлекләр билет алганда, паспорт күрсәтелүче маршрутларга кертергә тәкъдим ителә. Закондагы чаралар, шулай иткәндә, пассажирларны тәртип бозудан тыячак, дип фаразлана. Реестр авиаташучылар арасында да гамәлдә булачак.

“Аэрофлот” компаниясе соңгы 7-8 елда 10 меңләп кешене кара исемлеккә керткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10