ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Кариев һәм Камал театрлары Иске Татар бистәсендә татарча Яңа ел үткәрә

4 гыйнвар 2018, 21:36

Кариев һәм Камал театрлары Иске Татар бистәсендә татарча Яңа ел үткәрә Иске Татар бистәсендә татарча спектакльләр һәм интерактив уеннар белән татарча Яңа ел 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры һәм Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Паркларда кыш" фестивалендә катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кариев театры директоры Мансур Ярмиев хәбәр итте.

“Иске Татар бистәсендә көн саен татарча спектакльләр куябыз, интерактив уеннар оештырабыз. Безгә Камал театры да кушылды. Кичә безнең янга Камал театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов та килде”, - дип сөйләде ул.

Иске Татар бистәсендә татарча спектакльләр һәм интерактив уеннар белән татарча Яңа ел 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Казан паркларында "Паркларда кыш" Яңа ел программасы дәвам итә. Программаны парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10