ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Угол» иҗат төркеме "Паркларда кыш" программасында интерактив спектакль белән катнаша

5 гыйнвар 2018, 10:58 , Фото: Динара Сиразеева

«Угол» иҗат төркеме “Черек күл” паркында 8 гыйнварга кадәр көнгә ике тапкыр - 12:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә - 2018 елның символы Эт турында спектакль карарга була.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиеева). Казанда “Черек күл” паркында «Угол» иҗат лабораториясе әзерләгән О. исемле гигант эт турында интерактив спектакль күрсәтелде.

“Черек күл” паркында көнгә ике тапкыр - 12:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә - 2018 елның символы  Эт турында спектакль күрсәтеләчәк.

Эт, чыннан да, бик зур: цирктагы Кытай аҗдаһасын хәтерләтә. Персонажны тудыру өчен, алты артист бер-бер артлы тезелеп баса һәм аларга бер эт костюмын кидерәләр.

Спектакль-променад Яңа ел каникуллары тәмамланганчы, 8 гыйнварга кадәр күрсәтеләчәк.

“Паркларда кыш” программасы үзгәрергә дә мөмкин, шуңа күрә Парклар һәм скверлар дирекциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми төркемдә яңалыкларны күзәтеп барырга яки 239-44-33 телефоны аша үзгәрешләр турында сорашып торырга чакыра.

Спектакльләр шәһәрнең башка паркларында да узачак. Мисал өчен, 8 гыйнварга кадәр Горький паркында К.Тинчурин исемендәге артистлар катнашында Яңа ел тамашасын күрсәтәләр. Ул 40 минут дәвам итә, аннары тамашачылар Кыш бабай, Кар кызы һәм Эт белән фотога төшә ала.

Паркларда концертлар, спектакльләр һәм мастер-класслар тәнәфесендә тауда шуарга мөмкин. Мисал өчен, Горький паркында зур агач тау ясалган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10