ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Авыл

Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

7 гыйнвар 2018, 03:00

Апаста яшь спортчылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды Биредә спортны үз иткән,уңышларга ирешкән балалар, аларның остазлары,әти-әниләре,район җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас Боз Сараена районның барлык яшь спортчы егет-кызлары Яңа ел бәйрәменә җыелды, дип хәбәр итә "Йолдыз" газетасы.
Биредә спортны үз иткән, уңышларга ирешкән балалар, аларның остазлары, әти-әниләре, район җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев спортчыларны бәйрәм белән котлап, киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен теләде һәм аларга сертификатлар, ГТО билгеләре, бүләкләр тапшырды.
Боз өстендә “Сәләт” балалар иҗат йорты балалары, мәдәният йорты хезмәткәрләре әкияти тамаша күрсәттеләр, җыр-биюләр тәкъдим иттеләр. Спортчы Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларны котлап бүләкләр өләште. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10