ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Икътисад

Хөкүмәт юл кырыйларында учак ягарга рөхсәт итми

8 гыйнвар 2018, 12:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Хөкүмәт юл кырыйларында учак ягарга рөхсәт итми     Документ Министрлар кабинеты сайтында басылган.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Хөкүмәт янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренә үзгәрешләрне дача һәм авыл кишәрлекләре хуҗалары өчен керткән. Документ Министрлар кабинеты сайтында басылган. Бу хакта “Российская газета” җиткерә.

Торак пунктлар янәшәсендә булган бакчачылык ширкәтләрендә, дачаларда хуҗаларына коры үлән яндыру тыела. Шулай ук автомобиль һәм тимер юл кырыйларында, азык-төлек озату юлларында учак ягарга рөхсәт ителми. Хуҗалары үз полосаларын чистартып торырга бурычлы. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары җирләрне чүп үләннәреннән чистартып торырга һәм печәнне вакытында чабып алырга тиеш диелә документта.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр