ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Үзәк сайлау комиссиясе үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләрдән документ алуны төгәлләде

8 гыйнвар 2018, 12:48

Үзәк сайлау комиссиясе үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләрдән документ алуны төгәлләде   Сәяси партияләр тәкъдим итүче кандидатлардан документлар кабул итү 12 гыйнварның төн уртасына кадәр дәвам итә.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президентын сайлауларда үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар кабул итү якшәмбе көнне төгәлләнде. Бу хакта “Интерфакс” Россия Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән хәбәр итә.

“Россия Үзәк сайлау комиссиясенә президент кампаниясе эшли башлаган вакыттан Россия Президентын сайлауларда үзләрен кандидат итеп күрсәтү өчен гражданнардан 46 хәбәр керде. Шул ук вакытта документларын андый кандидатларның бары 15е генә тапшырды”, - диелгән Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Соңгы көнне Россия Үзәк сайлау комиссиясенә биш гражданнан үзләрен кандидат итеп күрсәтү өчен документлар кергән.

Сәяси партияләр тәкъдим итүче кандидатлардан документлар кабул итү 12 гыйнварның төн уртасына кадәр дәвам итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10