(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). “Смена” заманча мәдәният үзәгендә яңа ел каникулы көннәрен физик Эдвард Мусаевның пространствога багышланган лекциясе төгәлли, дип хәбәр итә үзәк матбугат хезмәте.
Физик шулай ук бу өлкәдә кызыксынучыларның сорауларына да җавап бирә.
Эдвард Мусаев — физик, Мәскәү физика техник институты лабораториясе һәм КФУ кафедрасы хезмәткәре.