ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты
Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан
19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде
Татарстан укучылары Италиядә математика олимпиадасында җиңгән

Икътисад

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга тотылачак чыгымнар компенсацияләнә

9 гыйнвар 2018, 09:42

2018 елда федераль бюджетта дотацияләр түләү өчен 36,7 миллиард сум акча каралган.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия төбәкләре бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга сарыф итәчәк финанс чыгымнары өлешчә федераль бюджет хисабына компенсацияләнәчәк. Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Российская газета».

Тәкъдим ителгән компенсация оешманың табышына салым буенча салым потенциалы үсешенә ярдәм итәчәк, диелә документның аңлатма язуында.

2018 елда федераль бюджетта дотацияләр түләү өчен 36,7 миллиард сум акча каралган. Әлеге акча 2017 елда «федераль бюджетка күчерелгән оешманың табышына салымны ике процентка арттыруга» ирешкән төбәкләргә биреләчәк. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10