ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Икътисад

Россиядә җитештерелгән машинага ел башыннан бәяләр артты

9 гыйнвар 2018, 10:48 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Россиядә җитештерелгән машинага ел башыннан бәяләр артты «АвтоВАЗ» бәяләрне уртача 2,5 процентка күтәрде.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). «АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

«Бәяләр барлык модельләргә дә уртача 2,5 процентка күтәрелде. Без моңа карап автомобильләргә сорау кимер дип уйламыйбыз, чөнки барлык автоконцерннар да яңа елдан бәяләрне арттыра», – дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2017 ел башында «АвтоВАЗ» шулай ук LADA автомобильләренә бәяләрне күтәргән иде. Ул вакытта барлык модельләр дә 1,5-3 процентка кыйммәтләнде.

«АвтоВАЗ» төркеме Renault-Nissan-Mitsubishi альянсына керә һәм LADA, Renault, Nissan, Datsun брендлары астында автомобильләр эшләп чыгара. Төркемнең җитештерү мәйданчыклары Тольятти һәм Ижауда урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр