ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Икътисад

Максим Топилин куллану кәрзиненең сыйфатын яхшыртырга тәкъдим итте

9 гыйнвар 2018, 12:58

Максим Топилин куллану кәрзиненең сыйфатын яхшыртырга тәкъдим итте Министр фикеренчә, куллану кәрзиненә ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстәргә кирәк.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин куллану кәрзиненең сыйфатын яхшыртырга, анда ит һәм балык продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстәргә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Бүгенге кәрзиндә икмәк продуктлары һәм бәрәңге кирәгеннән артык булса, ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр җитәрлек түгел. «Азык-төлек продуктларын оптималь җыелмага якынайту — яңа куллану кәрзиненең төп бурычы», - дип белдерде ул.

Моннан тыш, азык-төлек продуктлары өлешен (бүгенге көндә ул 50 процент тәшкил итә), шулай ук азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр өлеше (25әр процент) нисбәтен яңадан карарга кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр