ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бахрейн короле мөфти шәех Равил Гайнетдинга рәхмәт белдерде

9 гыйнвар 2018, 14:57 , Фото: архив/Рамиль Гали

Бахрейн короле мөфти шәех Равил Гайнетдинга рәхмәт белдерде Россия мөфтие Бахрейн корольлеген милли бәйрәмнәре белән котлаган иде.

(Казан, 9 гынвар, “Татар-информ”). Бахрейн короле мөфти шәех Равил Гайнетдинга рәхмәт белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Россия мөфтиләр Шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Бахрейн корольлеген милли бәйрәмнәре һәм корольнең патшалык итә башлавына 18 ел тулган дата белән котлаган иде. Моңа җавап йөзеннән Бахрейн короле Хамад бин Иса Аль Халифадан рәхмәт телеграммасы юллаган. Телеграммада мөфти шейх Равил Гайнетдинга ихтирам белдерелгән.

“Сезнең котлавыгызны югары бәялибез. Матур теләкләрегез өчен рәхмәт. Аллаһыдан Сезгә бәхет, сәламәтлек, ә бөтен дөнья мөселманнарына дан һәм шөһрәт сорыйбыз. Иң якты теләкләр һәм олы хөрмәт белән Бахрейн короле Хамад бин Иса Аль Халифа”, - диелгән Бахрейн корольлегеннән килгән рәхмәт телеграммасында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10