ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Мәдәният, Татар дөньясы

Фирганәдә “Яшь күңел” татар халык фольклор ансамбле оешканга бер ел булды

9 гыйнвар 2018, 17:14

Фирганәдә “Яшь күңел” татар халык фольклор ансамбле оешканга бер ел булды Үзбәкстанда оешкан “Яшь күңел” ансамбле татар халкының милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтте, татарча җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясады.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Фирганә шәһәрендәге “Химик” мәдәният йортында Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара 17 декабрьдә узды. Сәхнәдә “Яшь күңел” татар халык фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде, дип яза Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкилллегенең матбугат хезмәте.

Пенсиядә вакытын бушка уздырырга теләмәгән энтузиастлардан, шәфкать туташлары, музыка белгечләре, гади эшчеләрдән торган ансамбльгә 1 ел тулды.

Тамашага химия заводы хезмәтчәннәре белән бергәләп, Фирганә, Маргилан шәһәрләре, бөтен Фирганә өлкәсеннән килгән татар халык иҗатын сөючеләр җыелган иде. “Яшь күңел” ансамбле татар халкының милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтте, татарча җырлар һәм биюләр башкарды. Концертта “Миләшкәем”, “Әйтмә син авыр сүз”, “Эх, карап торулары” җырлары яңгырады. Артистлар “Чабата”, “Яшь күңел” биюләрен башкарып, татар телендә шигырьләр укып, тамашачыларның күңелен яулады. “Әнием” шигырен татар, рус, үзбәк телләрендә ансамбльнең җитәкчесе Әскәрова Рәсимә Мирзахан кызы сөйләгәч, тамашачылар залны озак алкышларга күмде, диелә хәбәрдә.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр