ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак

Дин

Чаллы җәмигъ мәчете вәкилләре Казахстанның Актүбә мәчете белән танышты

9 гыйнвар 2018, 21:19 , Фото: dumrt.ru

Чаллы җәмигъ мәчете вәкилләре Казахстанның Актүбә мәчете белән танышты Чаллы Җәмигъ мәчете Казахстан мәчете охшаш, чөнки архитекторы һәм проектлаучылар төркеме бер үк.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җитәкчелегендәге делегация Казахстанның Актүбә шәһәренә сәфәр кылды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге сәфәрнең максаты: шушы шәһәрнең Җәмигъ мәчете белән танышу. Чаллы Җәмигъ мәчете Казахстан мәчете охшаш, чөнки архитекторы һәм проектлаучылар төркеме бер үк.

Әлфәс хәзрәт сүзләренчә, мәчет 2008 елны ук куллануга тапшырылган, озакламый 10 еллыгы булачак. "Максатыбыз – күргән уңай якларны искә алып үз проектыбызны тагын да камилләштерү иде", – дип белдерде ул.
Искәртеп үтәбез: үткән ел Чаллы Җәмигъ мәчетенең цоколь каты төзелеп бетте. Цоколь катында гына мең квадрат метр буш мәйдан килеп чыкты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр