(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 2нән 8 гыйнварга кадәр “Паркларда кыш” яңа ел программасы кысаларында Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары Татар дәүләт филармониясе паркында чыгыш ясады, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Яңа ел чыршысы янында үзләренең һәм классик әдипләрнең әсәрләрен Канәфи Бәдигый, Рәфкать Кәрами, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Светлана Грунис, Елена Черняева, Рифат Сәлах, Ольга Журавлева, Гөлзада Бәйрәмова, Наилә Яхина һәм башкалар укыды.
Укучылар белән очрашу бик җанлы барды. Яңа ел чыршысы янында иң кыю китап укучылар классикларның һәм замандашларының әсәрләрен укыды.
Әдәби мәйдан Татарстан Язучылар берлеге һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылды.