ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бүген армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды
Уфада узачак «Идел» татар-башкорт фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Роспотребнадзор Казанның «Трефоль» икмәк пешерү йортын япкан
Арчаның Сикертән авылында галимә Мәрьям Хәсәнованың туган нигезе торгызылды
Фәрхәт Фәтхуллин иң яхшы Википедияче булып танылуын шәхси уңышы гына дип санамый

Дин

Кыргызстанда лицензиясез эшләүче мәдрәсәләрне япканнар

10 гыйнвар 2018, 10:16

Кыргызстанда лицензиясез эшләүче мәдрәсәләрне япканнар Кыргызстанның көньягында Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе таләпләренә җавап бирмәүче алты мәдрәсә эшчәнлеге туктатылган.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Кыргызстанның көньягында Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе таләпләренә җавап бирмәүче алты мәдрәсә эшчәнлеге туктатылган. Әлеге хәбәрне "Интерфакс" җиткерде. 

Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе вәкиле Борумухамед Эсенов агентлыкка: “Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясе, тикшерүләрдән соң Ош, Җәлал-Абад һәм Бәтке өлкәләрендә алты мәдрәсәне ябу карарын кабул итте”, дип хәбәр иткән.

Ул әлеге мәдрәсәләрнең хәйриячелек оешмалары булып теркәлмәвен һәм укыту өчен лицензияләре булмавын аңлаткан.

"Без аларны ябарга мәҗбүр. Хәзер XXI гасыр, әлеге мәдрәсәләрдә исә искечә укыталар, матди-техник база юк, укучылар да юк дәрәҗәсендә иде", - дип өстәп әйткән Б.Эсенов.

Тагын 16 мәдәрәсә җитәкчелегенә кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелгән.

Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, республикада 102 мәдрәсә эшләп килә, анда 10 меңгә кадәр яшүсмер дини белем ала. Рәсми мәгълүматлар буенча, уку йортларының бары тик яртысы гына тиешле теркәлү узган.

Кыргызстанда соңгы елларда дини уку йортларында дөньяви белем бирүне дә кертү уңаеннан реформа үткәрелә һәм мәдрәсәләрдә тарих, информатика, кыргыз теле дәресләре укытыла. Әмма әлегә берсе дә укыту өчен тиешле лицензия алмаган. Кыргызстан мәгариф министрлыгы лицензия алу өчен әлеге предметларны гына укыту аз дип белдергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10