ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты
Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан
19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде
Татарстан укучылары Италиядә математика олимпиадасында җиңгән

Фән һәм мәгариф

Башкортстанда студентларга социаль стипендия түли башлаганнар

10 гыйнвар 2018, 11:14 , Фото: Ильнар Тухбатов

Башкортстанда студентларга социаль стипендия түли башлаганнар Башкортстанда дәүләт социаль стипендиясенә аз керемле гаиләдәге, шул исәптән, аз керемле тулы гаиләдәге барлык студентлар да өмет итә ала.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстан республикасы хөкүмәте Президиумының чираттагы утырышында бюджет нигезендә көндезге бүлектә укучы студентларга стипендия һәм (яки) дәүләт социаль стипендиясе билгеләү тәртибе расланган. Бу хакта  "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Узган елның 1 гыйнвареннан “Россия Федерациясендә белем бирү турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде һәм аның нигезендә республика законында дәүләт социаль стипендиясе алучылар исемлеге аз керемле гаиләләрдәге студентларны кертү хисабына киңәйтелде, - дип аңлаткан Башкортстан мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова. - Хәзер дәүләт социаль стипендиясенә аз керемле гаиләләрдәге, шул исәптән аз керемле тулы гаиләләрдәге барлык студентлар да өмет итә ала. Шул ук вакытта студент академик ялда булганда (армиядә хезмәттә, бала ялында булганда һ.б.) социаль стипендия түләү ткутатыла”.

Әлеге закон проекты кабул ителгәнгә кадәр, аз керемле тулы гаиләдәге 16 меңләп студент бу стипендияне ала алмаган.

2017 елда дәүләт социаль стипендиясенең уртача күләме һөнәри белем алучыларга аена 930 сум, югары уку йортында укучыларга 1500 сум тирәсе булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10