ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты
Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан
19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде
Татарстан укучылары Италиядә математика олимпиадасында җиңгән

Рәсми Татарстан, Авыл

Саба башкарма комитеты җитәкчесе эшеннән вакытыннан алда китте

10 гыйнвар 2018, 11:23 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Саба башкарма комитеты җитәкчесе эшеннән вакытыннан алда китте Саба муниципаль районы Советының Рәис Миңнеханов рәислегендә чираттагы 22нче утырышы булды.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Кичә Саба муниципаль районы Советының Рәис Миңнеханов рәислегендә чираттагы 22нче утырышы булды. Утырышта , Равил Гасыймовның үз теләге белән отставкага китүе сәбәпле, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул иттелде, дип хәбәр итә "Саба таңнары" газетасы.

Равил Гасыймов сүз алып, үзе эшләгән чорда башкарма комитетның бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән кулга кул тотышып мәгълүм эш башкаруын белдерде. “Алга таба да башкарма комитетның бердәм команда булып эшләвен телим. Район башлыгы Рәис Нургали улына, барыгызга да чын күңелемнән ихлас рәхмәтлемен. Уңышлар барыгызга да“,– диде Равил Гасыймов. Депутатлар исеменнән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады.

Район башлыгы Равил Гасыймовның башкарма комитет җитәкчесе вазифасында эшчәнлеген югары бәяләп, кылган яхшы эшләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын дигән теләк белдерде.

Утырышның икенче көн тәртибендә район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Саба муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга конкурс игълан ителү турында мәгълүмат белән чыкты.

Әлеге вазифага дәгъва итүчеләрдән документлар 30 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк. Конкурс комиссиясе тарафыннан квалификация таләпләренә туры килгән башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидат расланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10