ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Дөнья кубогы ярышларында катнаша

10 гыйнвар 2018, 11:45

Татарстан чаңгычысы Мария Давыденкова Дөнья кубогы ярышларында катнаша Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе сигезенче этапка составны игълан итте.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан чаңгычысы, 25 яшьлек Мария Давыденкова Дөнья кубогы ярышларында катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дөнья кубогы ярышларының 8 нче этабы Германиянең Дрезден шәһәрендә уза. Кыска арага спринт ярышларын гына үз эченә алган әлеге этапта Россия данын безнең Мария Давыденкова да яклаячак», – дип федерациядән җиткерделәр.

13-14 гыйнварда узачак ярышларда чаңгычылар ирекле ысул белән командалы һәм шәхси спринтта җиңүчеләрне ачыклаячак.

Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе игълан иткән составка 12 чаңгычы кертелгән.

Сүз уңаеннан, Татарстан спортчысы Мария Давыденкова 2017 елгы дөньякүләм Универсиадада алтын һәм бронза медаль яулаган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10