ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Возьмемся за руки, друзья» фестиваленең Гала-концерты быел беренче мәртәбә Казанда узмады
Татарстанда “бизнес-ангеллар” ассоциациясен булдыру ниятләнә
Хәйдәр Хәлиуллин өй арестыннан азат ителгән
“Мулла” фильмы Әсфәндиярны үтермәде
Кариев театрының яңа бинасы ачыла

Дин

Грециядә ислам кануннарын чикли торган закон кабул ителгән

10 гыйнвар 2018, 12:58

Грециядә ислам кануннарын чикли торган закон кабул ителгән  Законда мөфтигә гаилә эшләре (никах, аерылышу, мирас калдыру һәм башка мәсьәләләр) буенча мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, диелгән.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Греция Парламенты, күпчелек тавыш белән, шәригать турында ислам кануннарын чикли торган закон кабул иткән. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.

Законда мөфтигә гаилә эшләре (никах, аерылышу, мирас калдыру һәм башка мәсьәләләр) буенча мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, диелгән. Ике якның берсе мөфтигә мөрәҗәгать итәргә теләмәсә, эш судка бирелергә мөмкин.

Закон мөфтине билгеләүне һәм урыныннан алуны, хезмәт хакын, вәкаләтләрен билгели. Ислам кануннары Фракиядә мөселманнар өчен 1923 елдан бирле гамәлдә булган. 1919-1922 елларда Греция грек-төрек сугышында җиңелгәннән соң биредә 100 меңләп кенә мөселман калган. Алар өчен шәриггать кануннары гамәлдә булган.

2017 елның ноябрендә Греция премьер-министры Алексис Ципрас Фракиядә булганда шәригать кануннарын мәҗбүри үтәүне кире кагуны вәгъдә иткән булган.
Ципрас яңа закон кабул ителүне закон алдында бөтен кешенең тигезлеген күрсәтүдә "тарихи адым" дип атаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10