ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Татар матбугаты

Гөлнара Гарипова: Укытучыдан иҗадилык, һәрьяклы үсеш таләп ителә - "Казан утлары" журналы

10 гыйнвар 2018, 12:19 , Фото: Салават Камалетдинов

Гөлнара Гарипова: Укытучыдан иҗадилык, һәрьяклы үсеш таләп ителә - Язучы, "Казан утлары" журналының җаваплы сәркатибе В.Нуриев Арча педагогия көллияте директоры Г.Гарипова белән милли вәзгыять турында әңгәмә корды.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Казан утлары", Вакыйф Нуриев).  Арча – "Әлифба"ның туган ягы, ә Арча педагогия көллияте – "Әлифба"ны балаларга җиткерүче, киләчәккә милли матбугатыбызның даими укучыларын әзерләүче. Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге – Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова белән әңгәмә кордык.

– Мәктәпләрдә туган телне укыту мәсьәләсендә Мәскәү куйган чикләүләрдән соң, Сез җитәкләгән Г.Тукай исемендәге Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге – Арча педагогия көллиятендә вазгыять нинди, коллективның кәефе ничек?

– 87 еллык бай тарихы булган Арча педагогия көллияте төрле чорларны кичергән. Коллектив өчен бик авыр сынау еллары да булган. Заманның сикәлтәле елларында да уку йортында туган телебезне, милли сәнгатьне, мәдәниятебезне, халык авыз иҗатын һәм халык педагогикасын өйрәтүгә зур игътибар бирелгән. Г.Тукай исемен горур йөртә торган Арча педагогия көллияте, бүген дә үз кыйбласына тугры калып, милли тәрбия һәм белем бирү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Илебез һәм республикабыз мәктәпләре өчен милли кадрлар әзерләүне дәвам иттерәбез.
Көллияттә белем һәм тәрбия бирү ике телдә алып барыла. Барлык төркемнәрдә дә татар теле дәресләре кертелгән. Хәтта рус егетләре һәм кызлары да татар телен бик теләп үзләштерә.
Рус һәм башка милләттән булган студентлар да, татарлар белән беррәттән, татар телендә үткәрелгән класстан тыш чараларда, төрле бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә дә актив катнашып, үзләренең сөйләм телләрен үстерүгә ирешә.

– Соңгы вакытта Сез Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында Россиянең берничә төбәгендә, шул исәптән Самара һәм Курган өлкәләрендә булып, алардагы милли мәгариф тармагындагы эш-гамәлләр белән танышып кайттыгыз. Шушы сәфәрләрдән алган тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде. Аларда уку-укыту процессында милли-этник компонентның тоткан урынын ничек бәялисез?

– Туган җирнең, туган телнең кадерен беләсең килсә, еракка китеп кара, диләр бит әле. Бу сүзләрнең дөреслегенә, чит төбәкләрдә йөргәндә, тагын бер кат инандым. Тарихи ватаныбыздан еракта яшәгән милләттәшләребез белән горурланып кайттым. Алар, тырышып-тырмашып, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау өчен көрәшә һәм яшь буынны шул рухта тәрбияли. Туган телдә аралашу мөмкинлеге чикләнгән булса да, татарча сөйләшәләр. Димәк, әти-әни, әби-бабайлар балалары белән үз телебездә аралаша. Татар теле, әдәбият дәресләрендә укытучылар телнең үзенчәлекләре, милли ядкарьләребез булган әдәби әсәрләр белән таныштыра, дәрестән тыш чараларда катнашып, укучылар милли гореф-гадәтләр, йолалар рухында тәрбияләнә. Укучыларның татар телендә бик матур итеп шигырь сөйләүләрен, җырлауларын күреп сөенеп кайттым.

– 2018 елда фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, якташыгыз Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел билгеләп үтелә. Бу юбилейны лаеклы каршылау максатында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус Указы игълан ителде. Әлеге вакыйга уңаеннан, Сезнең уку йортында нинди чаралар үткәрү планлаштырыла?

– Әйе, дөньякүләм билгеле галим, бөек шәхес Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булу уңаеннан, республикабызда бик күп чаралар планлаштырыла. Әлбәттә, без дә читтә калмаячакбыз. Әдәбият дәресләрендә, класс сәгатьләрендә Ш.Мәрҗани тормышы, иҗаты турында тулы мәгълүмат бирү, әдәби лекторийлар үткәрү планлаштырыла. Март азагында Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында фәнни-гамәли конференция үткәрү Министрлар Кабинеты планына кертелгән.

– Арча – халкыбызга мәшһүр язучылар белән бергә күренекле мәгърифәтчеләрне биргән район. Бу җәһәттән без Мәрҗани, Курсави, Күлтәсиләрне күздә тотабыз. Аларның бай мирасы бүген уку-укыту процессында ни дәрәҗәдә файдаланыла?

– Арча туфрагы әдәбиятка, сәнгатькә бик күп шәхесләр үстереп биргән. Без күренекле якташларыбыз белән горурланабыз, аларның мирасын сакларга, киләчәк буыннарга җиткерергә тырышабыз. Районыбызда әлеге юнәлештә шактый күп эш башкарыла. Иң беренче эш итеп музейлар, мәктәпләрдә музей почмаклары оештырыла. Арчаның үзәгендә бик бай эчтәлекле әдәбият-сәнгать музее бар. Аның директоры Шәфигулла Гарипов, рухи мирасыбызны халыкка җиткерү максатында, кызыклы очрашулар, радиотапшырулар, экскурсияләр үткәрә. Безнең студентларыбыз да әлеге музей хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора: конференцияләргә, төрле чараларга, дәресләргә әзерләнгәндә, диплом, курс эшләре, рефератлар язганда, музейдагы документларны өйрәнеп, үзләре өчен ачышлар ясыйлар.

– Арча педагогия көллияте элек-электән, белем бирү белән бергә, иҗат мәктәбе дә булды. Бу мәктәп үзенең музыкантлары, җырчылары, рәссамнары, язучылары белән данлы. Элекке күркәм традицияләр бүген ничек дәвам иттерелә?

– Үзенең 80 елдан артык эшчәнлеге дәверендә Арча педагогия көллияте илебез һәм республика мәктәпләре өчен 15 меңнән артык укытучы әзерләп чыгарды. Аларның күбесе – Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, Мәгариф отличниклары. Араларында танылган фән эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, дәүләт җитәкчеләре: Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, язучылар һәм шагыйрьләр Самат Шакир, Фәрваз Миңнуллин, Флёра Тарханова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, Алсу Гайфуллина, тәрҗемәче-мөхәррир Яхъя Халит, фән докторлары һәм профессорлар Валентин Беркутов, Мәрьям Хәсәнова, Дания Әхмәтова һәм ике дистәдән артык фән кандидатлары бар. Без алар белән горурланабыз һәм бүгенге студентларыбызны шулар мисалында тәрбиялибез. Аллага шөкер, хәзер дә сәләтле, өметле студентларыбыз күп. Көллияттә алган белемнәрен җилкән итеп, алар да тормыш диңгезендә үз юлларын табарлар, дип ышанабыз. Ә традицияләргә килгәндә, алар бүген дә дәвам иттерелә. Бездә бәйрәмнәр, фестивальләр һәм концертлар, күргәзмәләр, Татарстанның фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар еш була.

Күпьеллык эзләнүле хезмәт нәтиҗәсендә, көллияттә дәрестән тыш тәрбия бирүнең үз системасы формалашты. Киләчәк заман укытучысына тирән белемгә ия булу гына җитми: аннан иҗадилык, һәрьяклы үсеш таләп ителә. Укытучы, халыкча әйтсәк, 70 төрле һөнәргә ия булырга тиеш. Шуны истә тотып, 22 түгәрәк, 15 спорт секциясе эшләп килә. Телисең икән, бие, җырла, сәхнәдә уйна, иҗат серләренә төшен. Танылган музыка коллективлары – «Арча егетләре» һәм «Ләйсән» халык ансамбльләре, «Мирель», «Язгөл» вокаль ансамбльләре, халык уен кораллары оркестры, «Халык җәүһәрләре» фольклор берләшмәсе, «Талисман» бию төркеме, хор – көллиятебезнең визит карточкасы.

– Безгә Сезнең Арча халык театры тарафыннан куелган спектакльләрдә уйнавыгыз да мәгълүм. Күңелегезнең бер почмагында артист булу хыялы бөреләнмәгән идеме?

– Кечкенәдән үк артист булу хыялы бар иде. Шул хыялым, мәктәптә укыганда, драмтүгәрәккә алып килде. Үземә бирелгән рольләрне бик тырышып өйрәнә, образга керергә тырышып уйный идем. Болар – балачак хыяллары, ә һөнәр сайлар вакыт җиткәч, укытучы булу теләге өстенлек алды. Арча халык театры режиссёры тәкъдим иткәч, үземне артист ролендә сынап карадым. Мин анда судья ролен башкардым. Бу – минем зур сәхнәдә беренче ролем. Минемчә, һәр укытучы – артист. Шулай түгел икән, укучыны җәлеп итеп булмый. Минем хыялым белән һөнәрем тәңгәл килгән дип уйлыйм.

– Булачак укытучылар укытучысы тагын ни белән мавыгырга ярата, нинди эш-гамәлләргә сәләтле икән?..

– Укытучы гомере буе укый. Бу – язылмаган закон. Мин дә, аз гына буш вакытым булса, дөньямны онытып, китап укырга утырам. Гомумән, әдәби әсәрләр укырга яратам. Хәзерге чор язучыларын да, классик әдипләрне дә укыйм. Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Оныгымны да үз телен белгән, гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткән чын кеше итеп тәрбиялисем килә. Һәр көнемне безнең өмет-хыялларны аклый торган дәвамчыбыз булсын иде, дигән теләк белән башлыйм.

Мавыгулар күп инде ул: төрле ризыклар пешерергә, бәйләргә яратам. Кызганыч, вакыт кына җитеп бетми.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр