ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Дин

“Хәләл” стандартлары буенча комитет беренче тапкыр боланнарны хәләл чалуны оештырды

10 гыйнвар 2018, 16:59 , Фото: dumrt.ru

“Хәләл” стандартлары буенча комитет беренче тапкыр боланнарны хәләл чалуны оештырды Комитет белгечләре боланнарны чалуны карап-өйрәнү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты Россиядә беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалып әзерләүне тормышка ашырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы хәбәрдә белдерелә.

«Возрождение» ҖЧҖ тарафыннан кабул ителгән гариза нигезендә Комитет белгечләре боланнарны чалуны карап-өйрәнү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды. Сәфәр барышында әлеге төбәктә хәләл продукцияне популярлаштыру һәм күзәтчелек буенча хезмәттәшлек турында килешү төзүгә ирешелде. «Возрождение» ҖЧҖ директоры Андрей Русаков кеше организмы өчен болан итенең сыер һәм сарык итләренә караганда өстенлекләре турында сөйләде. “Безнең боланнар ирекле йөреп үстереләләр, табигый азыклар белән тукланалар, өстәмә катнашмаларсыз үсеш гормоннары файдаланмыйча үстереләләр, – дип билгеләде ул. – Боланнар мүк, җиләк, лишайник белән туклана”.

Хайваннарны сую шәригать кануннары буенча алып барыла, электр һәм башка чаралар файдаланылмый. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты белгечләре беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалу барышын җитәкләде.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты бәяләве буенча «Возрождение» җитештерүе “Хәләл” таләпләренә туры килә дип табылды һәм Комитетның “Хәләл” тамгасын куллану өчен рөхсәт бирелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр