ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2017 елда Россиядә бензин бәясе инфляция темпыннан өч тапкыр диярлек арткан

10 гыйнвар 2018, 18:29 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

2017 елда Россиядә бензин бәясе инфляция темпыннан өч тапкыр диярлек арткан Узган елда инфляция 2,5 процент тәшкил иткән.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Росстат мәгълүматларына караганда, узган еның декабрендә Россиядә бензинга кулланучылар бәясе 1,4 процентка арткан, шул ук чорга кулланучылар бәясе индексы бары тик 0,4% тәшкил иткән. Бу хакта INTERFAX.RU яза.

Ноябрьдә бензин бәясе 0,4 процентка, октябрьдә - 0,2 процентка, сентябрьдә - 0,3 процентка, август һәм июльдә 0,2 шәр процентка арткан, ә июньдә бәяләр 1,1 процентка кадәр арткан.

2017 елда бензин 7,3 процентка арткан, бу инфляция темпыннан өч тапкыр диярлек артык. Узган елда инфляция 2,5 процент тәшкил иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10