ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак

Спорт

"Зенит" волейболчылары Россия чемпионатында "Факел" командасын отты

10 гыйнвар 2018, 20:33 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казан клубы турнир таблицасында кабат беренче урынга күтәрелде.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Зенит” волейболчылары Россия чемпионатының 18 нче турында Яңа Уренгойның “Факел” командасын отты.

Бүген Яңа Уренгой шәһәрендә узган матч “Зенит” файдасына 3-0 (25:18, 25:19, 25:20) исәбенә төгәлләнде. Шулай итеп, ил чемпионатында 18 матч уздырган Владимир Алекно шәкертләре уналтынчы җиңүен бәйрәм итте. 

“Факел” – “Зенит” матчының иң нәтиҗәле уенчысы булып Казан командасыннан Максим Михайлов танылды. Аның исәбендә 16 очко бар.

Әлеге уңыштан соң Казан клубы турнир таблицасында кабат беренче урынга күтәрелде. "Зенит" исәбендә 18 уеннан соң 48 очко бар.

13 гыйнварда “Зенит” биш матчтан торган читтәге уеннар сериясенә нокта куя – Сургутта “Газпром-Югра” командасы белән очраша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр