ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Фән һәм мәгариф

Россия Хөкүмәте белем бирү стандартларындагы үзгәрешләрне фәнни яктан нигезләргә кушты

11 гыйнвар 2018, 09:26 , Фото: Салават Камалетдинов

Россия Хөкүмәте белем бирү стандартларындагы үзгәрешләрне фәнни яктан нигезләргә кушты Мондый проектлар илнең фәнни-техник үсеш өстенлекләренә тәңгәл килү күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм аларга кертелә торган үзгәрешләрнең фәнни яктан нигезләнергә тиешлеге күрсәтелгән карарга кул куйды. Документ Хөкүмәт сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Моннан тыш, гомуми белем бирүгә кагыла торган проектлар илнең фәнни-техник үсеш өстенлекләренә тәңгәл килү күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектларына бәйсез экспертиза үткәрүдә Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Мәгариф академиясе катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10