ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр

11 гыйнвар 2018, 10:43

Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын искә ала.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

«Балалар бу эштә катнашырга – кәгазь, пластик, батарейкалар тапшырырга әзер. Предприятиеләр мәктәпләр белән килешү төзи ала, балалар исә бераз акча эшләячәк», - ди министр.

Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын, балаларның кефирдан бушаган пыяла шешә кебек әйберләр тапшыруын да искә ала.

«Мин мәктәптә укыганда һәм студент елларында пыяла савытлар да, макулатура да тапшыра идем, - ди Донской. - Миңа шуның өчен китап бирәләр иде. Әлеге механизмны яңадан эшләтеп җибәрергә беркем дә комачауламый». 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр