ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хатын-кызларга намаз уку тәртипләрен өйрәтүче видео чыкты

11 гыйнвар 2018, 14:11 , Фото: dumrt.ru

Хатын-кызларга намаз уку тәртипләрен өйрәтүче видео чыкты Россия ислам институты студентлары хатын-кызларга намаз уку тәртипләре турында видео әзерләделәр.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия ислам институты студентлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина җитәкчелегендә хатын-кызларга намаз уку тәртипләре буенча видео әзерләделәр. Әлеге хәбәрне Татарстан Диния нәзарәте сайты җиткерә.

Намаз ул – ислам диненең биш баганасының берсе, аны үтәү мәҗбүри, ул җанны пакьли, калебләрне нурландыра һәм кешене Аллаһы каршында мәртәбәле итә.

Татарстандагы күп кенә этник мөселманнарның намаз уку тәртипләрен белмәвен һәм даими рәвештә мәчеткә йөри алмауларын истә тотып, әлеге гамәлне өйдән чыкмыйча гына үтәргә өйрәнү өчен видеодәрес иң гади һәм уңайлы юл булып тора.

Роликта намазны үтәү гамәлләре тулы эзлеклелектә күрсәтелә, тәннең һәрбер торышына аңлатмалар бирелә, сүзләрнең дөрес әйтелеш кагыйдәләре ныгытыла, чөнки рус хәрефләре гарәп теле фонетикасына караган авазларны тулысы белән биреп бетерә алмый. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10