ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Архив

Муса Жәлилнең кызы Чулпан ханым Казандагы төп йортында кунакта булды

11 гыйнвар 2018, 18:57

Муса Жәлилнең кызы Чулпан ханым Казандагы төп йортында кунакта булды "Дөнья" студиясе февраль аенда Чулпан ханым, аның кызы һәм оныклары белән булган видеоәңгәмәләрне эфирга чыгарачак.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 9 гыйнварда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым үзенең кызы һәм оныклары белән Казанда элек яшәгән фатирларында кунакта булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

М.Горький урамының 17 йортында урнашкан бу музей-фатирда Чулпан Муса кызының бәхетле балалык еллары үткән. Ул биредә әтисе, әнисе белән бергә кичергән шатлыклы көнннәрен искә төшерде. Үзенә 4-5 яшь чакта бу фатирда һәм Аккош күлендәге язлыкта язучылар белән булган очрашуларны, сугыш башланган хәвефле көннәрне ул әле дә онытмый.

«Дөнья» студиясе Чулпан ханым, аның кызы Татьяна, оныклары Миша һәм Лиза, шулай ук Муса Җәлинең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова белән үткәрелгән видеоәңгәмәләрне шагыйрьнең туган көне җиткәндә, февраль аенда күрсәтәчәк, диелә матбугат хәбәрендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10