ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

“Мисс Татарстан” бәйгесендә катнашучылар “Татар-информ”га матбугат конференциясенә килә

11 гыйнвар 2018, 19:33

“Мисс Татарстан” бәйгесендә катнашучылар “Татар-информ”га матбугат конференциясенә килә Матбугат конференциясендә “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һәм режиссер Михаил Волконадский катнаша.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 12 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Мисс Татарстан” бәйгесендә җиңүчеләр һәм катнашучылар белән матбугат конференциясе уздыра.

Матбугат конференциясендә “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һәм режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский катнаша.

Илдәге матурлык бәйгеләре ришвәткә корылуы, таҗны химаячеләр финалга кадәр үк “үз” җиңүчесенә сатып алуы дөресме? Җиңүчеләрнең язмышы ничек? Быелгы бәйге алдагыларыннан нәрсә белән аерыла? Әлеге һәм башка сорауларга “Мисс Татарстан-2017” титулына ия булучы, “Мисс Россия-2017” топ-20 бәйгесе катнашучы Зөлфия Шәрәфиева; “Мисс Татарстан-2015” финалисты Гүзәл Шәйхетдинова һәм “Мисс Казан-2017” титулы иясе, “Мисс Россия-2017” финалчысы Камилә Харисова җавап бирәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10