ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Җәмгыять, Төп яңалыклар

11 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

11 гыйнвар 2018, 21:00

11 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Республикада Россия Президентлыгына кандидатларга имза җыялар, Милли музей Мәрҗани елын башлап җибәрә, "Интертат" - иң популяр татар сайты.

Халык бик актив: Татарстанда Путин һәм башка кандидатлар өчен имза җыю башланды./ Республикада барлыгы 12 пункт эшли, шуларның алтысы - Казанда.


Рөстәм Миңнеханов Төркиядә энергетика объектлары белән танышты./ Татарстан Президенты «Бәрәкәт Энерҗи» җитәкчелеге вәкилләрен хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга чакырды.


Болгар академиясенә Мәрҗани буенча белгечнең килеп укытуы көтелә./ Моңа кадәр килгән галимнәр күбрәк гарәп теле һәм хәнәфи мәзһәбе белгечләре булган.

"Интертат" liveinternet статистикасы буенча иң популяр татар сайты дип табылды./ similatweb.com рейтингында да иң популяр татар телле сайт - intertat.tatar.


Ш.Мәрҗани елы уңаеннан оештырылган беренче чара Милли музейда узачак./ Күргәзмәдә моңарчы күрсәтелмәгән тарихи документлар да тәкъдим ителәчәк, ди проект авторлары.



Казанда Әлифба китабы сурәтләнгән түштамгалар чыкты./ Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Камал театры һәм Әлифба китабы сурәтләре төшерелгән түштамгаларны шәһәр халкы яратып ала, ди сатучылар.
tatar-inform.tatar/news/2018/01/11/155835/


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр