ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Икътисад

Яңа ел ялларында Россия халкы займнарны 25 процентка артыграк алган

11 гыйнвар 2018, 20:41

Яңа ел ялларында Россия халкы займнарны 25 процентка артыграк алган  Яңа ел бәйрәмнәрендә займнарны иң күп алучылар - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Татарстаннан булган.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Быелгы яңа ел каникулларында россиялеләр микрофинанс оешмаларына (МФО) ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Узган ел белән чагыштыргандагы  үсеш “МиР” үзлектән көйләү оешмасы отчетында күренә.

Сораштыруда катнашкан микрофинанс оешмалары займнарны бирүнең быел 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр артуын билгеләп үткән. Узган елның декабре белән чагыштырганда, ул уртача 25 процентка үскән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аналитиклар займ алуның 15 процентка үсүен җиткергән.

Россиялеләргә кредитлар бирү күләме дә үскән. Узган елның декабре белән чагыштырганда, уртача үсеш - 30 процент. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда - 20 процент, дип күрсәтелгән отчетта.

“Декабрь-гыйнвар чорында россиялеләрнең артык озакка киткән "сакчыллык режимы"ннан арулары сизелә. Бәйрәм чорында аларның керемнәренең күп өлеше кулланышка тотылган”, - дип сөйләгән бер онлайн-займ сервисы җитәкчесе.

Яңа ел бәйрәмнәрендә займнарны иң күп алучылар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Татарстаннан булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр