ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Җәмгыять

Путин “Россиянең атказанган журналисты” исемен кертү мөмкин, дип саный

11 гыйнвар 2018, 21:35 , Фото: ria.ru

Путин “Россиянең атказанган журналисты” исемен кертү мөмкин, дип саный Бу хакта Дәүләт башлыгы Россия гаммәви матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуда җиткерде.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Дәүләт башлыгының Россия гаммәви матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны “Атказанган мәдәният хезмәткәре” яки “Атказанган элемтәче” дип бүләкләүләрен, гамәлдә исә бу туры килмәвен билгеләп үтте. Бу хакта РИА “Новости “ хәбәр итә.

Соловьев шулай ук аерым “Атказанган журналист" исемен булдыруны тәкъдим итте.

"Бик нигезле дип уйлыйм, ә нигә юк? Мин инде кереш сүземдә үк хәзер аның героик һөнәр икәнлеген әйттем. Бу - бик дәлилле. Билгеле, әйдәгез. Мин шундый йөкләмәне президент хакимиятенә формалаштырырмын”, дип җавап бирде Путин әлеге тәкъдимгә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр