ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Ак Барс" хоккейчысы Олимпия уеннарында Канада җыелмасы данын яклаячак

11 гыйнвар 2018, 21:16 , Фото: Ильнар Тухбатов

Пхенчханда узачак Уеннарда катнашачак Канада хоккейчылары исемлеге игълан ителде.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Канада хоккей җыелмасы 2018 елгы Олимпиадада катнашачак составны игълан итте. Команда составына Казанның “Ак Барс” клубы һөҗүмчесе, 31 яшьлек Роб Клинкхаммер да эләккән.

Гомумән алганда, Уеннарда Канада данын КХЛда чыгыш ясаучы 13 хоккейчы яклаячак. Алар арасына “Ак Барс”ның тагын бер уенчысы Джастин Азеведо кермәгән. Аның каравы узган сезонда Казан командасы данын яклаган, хәзер Швеция чемпионатында уйнаучы сакчы Стефан Эллиотны Уеннарда күреп булачак.

2018 елгы Олимпиада Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә 9-25 февральдә уза.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10