ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Авыл

Теләче терлекчеләре: Сыйфатлы сөт – яхшы хезмәттә

12 гыйнвар 2018, 02:00

Теләче терлекчеләре: Сыйфатлы сөт – яхшы хезмәттә “Алан” ширкәтендә эшләү өчен бар шартлар тудырылган

(Теләче, 12 гыйнвар, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче хуҗалыкларында терлекчелек тармагына соңгы айларда кергән үзгәрешләр мул сыйфтлы продукция алуны, эш шартларын тагын да уңайлаштыруны күз алдында тота. Мәсәлән, җаваплыклары чикләнгән “Игенче”, “Агролак” һәм “Алан” ширкәтләрендә бу шулай. Кичә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән без булган җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә терлекчелек торакларына килеп кергәч, терлекләрнең төнге тормышына сокланып куйдым. Сыерлар да, таналар да яктылык бөркеп торучы торакта җай гына күшиләр иде.Үзләре чисталар, тән торышлары да, сөбханалла, күз тимәсен. Алларына куелган сенаж җитәрлек, эчәргә сулары, яларга тозлары бар, аслары тазартылган. Төннәрен торакларны тазартып тору өчен торак саен бер терлекче куелган. Көндезен исә терлекләрнең аслары икенче бер терлекче тазарта, фураж да кабул итеп ала диелә район хәбәрендә.

Быел Күкчә авылында төзекләндерелгән таналар торагында ис-хушның әсәре дә юк. Торакларда бер дигән микроклимат саклана. Иң сөендергәне шул: иртәнге биштә ширкәтнең җаваплы белгечләре фермада иде. Күренеп тора: кайбер хуҗалыклардагы шикелле терлекчеләр язмыш кочагына ташланмаган. Терлекләрне бер кат күздән кичергәннән соң, алар, гадәттәгечә, алтыда ял бүлмәсенә көндәлек киңәшмәгә җыелалар.

Без килгәндә ясалма орлыкландыру технигы Әлфия Кадыйрова да ярдәмчесе Алмаз Бикмуллин белән үз эшләренә тотынганнар иде. Әлфия әйтүенчә, гыйнвар аенда ширкәттә 50 сыер бозаулавы көтелә. Шуның 30ы бозаулаган инде. Декабрьдә 38 сыер бозаулаган. Бу айда 33 сыер ташланачак. Теләккә килгән сыерларны алар көнгә ике тапкыр каплаталар. Кичә алты сыерны каплаткан булганнар. Бүген тагын шул шул ук сыерларны каплатачаклар. “Фән дә, тәҗрибә дә шулай куша”, - ди ул үз хезмәтенең үзенчәлеге турында. Дөрес, Әлфия биредә озак еллар эшләми әле. Нибары биш кенә ел. Махсус белеме дә юк. Казанда курсларда гына укыган. Әмма шулай булса да, ул үзенең көндәлек тырыш хезмәте, курсларда алган белеме, туплаган тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе белән хезмәттәшләренең, ширкәт җитәкчелегенең абруен яуларга өлгергән, диелә район басмасында.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10