ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Мәдәният, Татар дөньясы

“Зөләйха күзләрен ача” китабының егерме телдәге тышлыкларыннан күргәзмә ачылды

12 гыйнвар 2018, 07:07

“Зөләйха күзләрен ача” китабының егерме телдәге тышлыкларыннан күргәзмә ачылды Быел роман төрек, македон, словак, үзбәк, иврит, инглиз, испан һәм япон телләрендә дөнья күрәчәк, ди Гүзәл Яхина.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Уфада Ә.-З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Гүзәл Яхина язган “Зөләйха күзләрен ача” китабының дөньядагы берничә телгә тәрҗемәдә басылган тышлыклары күргәзмәсе ачылды. Бу турыда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Рус, татар, кытай, фин, литва, чех, украин, хорват, француз, венгр, немец, итальян, болгар, румын, серб һәм башка телләрдә басылып чыккан китапның төрле тышлыклары тупланган галерея залның бизәгенә әверелде, дип хәбәр итә агентлык.

Гүзәл Яхина сүзләре буенча, Хорватия һәм Швециядә яшәүчеләр китапны ел башында күрә алачак. Китапның титул битләре әзер, Милли китапханәгә тапшырылган.

Быел әлеге роман  төрек, македон, словак, үзбәк, иврит, инглиз, испан һәм япон телләрендә дөнья күрәчәк, дигән язучы.

 


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10