ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

Спорт

Әгерҗенең яшь хоккейчылары ярымфиналга чыкты

12 гыйнвар 2018, 07:31 , Фото: Ильнар Тухбатов

Әгерҗенең яшь хоккейчылары ярымфиналга чыкты Әгерҗелеләр кукмаралыларны 18:0, алабугалыларны 11:2, мамадышлыларны 16:2 исәбе белән җиңгән.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Әгерҗенең “Спутник“ хоккей командасында шөгыльләнүче 8-9 яшьлек малайлар беренче тапкыр Кукмарада узган республика ярышында катнаштылар. Әгерҗе муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйгедә алты команда көч сынашкан.

Әгерҗелеләр кукмаралыларны 18:0, алабугалыларны 11:2, мамадышлыларны 16:2 исәбе белән җиңгән.

Аннан ике командага җиңелеп, Әгерҗе командасы өченче урын алган.

Шулай итеп, “Спутник“ командасы тиздән Арчада ярымфинал уеннарында сыналачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр