ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

Сәясәт, Җәмгыять

Путин Яңа елда кайда ял иткәнен әйтте

12 гыйнвар 2018, 09:56 , Фото: kremlin.ru

Путин Яңа елда кайда ял иткәнен әйтте Россия Президенты Яңа елны өендә каршы алган, аннары Себергә юл тоткан.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Яңа елны Россиядә каршылауны өстен күрә. Кичә ул журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләде. 

«Яңа елга килгәндә, мин барлык бәйрәмнәрне дә Россиядә үткәрәм. Шулай гадәткә кергән инде», - дип белдерде Путин.

Быел ул Яңа елны өендә каршы алган, аннары Себергә киткән.

«Анда 33 градус салкын иде, әмма бу миңа ошый», - диде Владимир Путин.

Шунысын да искәртик: Путин августта чираттагы ялын да Россиядә үткәрде. Ул Тывада балык тотты, су асты аучылыгы белән шөгыльләнде, тау елгаларында йөзде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр