ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьче эшен ябык режимда караячаклар

12 гыйнвар 2018, 10:43

Чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьче эшен ябык режимда караячаклар Кичә Түбән Камада яшь чаңгычы Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән җинаятьчене кулга алдылар.

(Чаллы, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән җинаятьчене сак астына алу буенча суд процессы ябык режимда узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр судында.

Исегезгә төшерәбез, кичә Түбән Камада яшь чаңгычы Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән җинаятьчене кулга алдылар. Ул 37 яшьлек ир-ат, берничә тапкыр хөкемгә тартылган. Узган елның җәендә иреккә чыккан.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ир-ат Гөлшатны көчләмәкче булган, әмма тегесе каршылык күрсәткән. Ир хатынның башына китереп суккан, ул каршылык күрсәтүен дәвам иткән һәм, нәтиҗәдә, җинаятьче аны үтергән.

Түбән Кама суды хәбәр иткәнчә, суд процессы ябык режимда узуы ихтимал. Чөнки җинаять эшендә көчләү белән бәйле фактлар калкып чыгарга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10