ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты

12 гыйнвар 2018, 10:54 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Нихат Зәйбәкҗига бүген «Бәрәкәт Энерҗи» Төркия компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән сөйләшүләр турында, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышулары хакында хәбәр итте.

Аннары Нихат Зәйбәкҗи һәм Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында 2017 елда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек йомгаклары турында фикер алыштылар һәм 2018 елда үзара хезмәттәшлекнең киләчәк адымнарын билгеләделәр.

Яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру, яңа юнәлешләрне, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә, үстерү өчен чаралар күрү турында килештеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр