ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт җайдакларына Нидерландта һәйкәл куярга җыеналар

12 гыйнвар 2018, 11:11 , Фото: bashinform.ru

Башкорт җайдакларына Нидерландта һәйкәл куярга җыеналар Россиянең Нидерландтагы илчесе Наполеон армиясеннән азат итүдә катнашкан башкорт җайдакларына һәйкәл кую идеясен хуплаган.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Нидерланд Корольлегендә Башкортстан сәнгать осталары концерты булды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. Россия Федерациясенең Нидерланд Корольлегендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин тантаналы чарада «Башкортстан – Нидерланд 2018» фестиваленең һәм башкорт җайдакларына һәйкәл куюның әһәмиятен билгеләп үтте.

Илче сүзләренчә, Нидерландны Наполеон армиясеннән азат итү чорын чагылдырган күп кенә картиналар бар, аларда башкорт җайдакларын да күрергә мөмкин.

"Бу – башкорт халкына, әлеге җирләрне азат итүчеләрнең килеп чыгышына, аларның көнкүреше һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уята", - диде Александр Шульгин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10