ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Җәмгыять

Әтнә районы Яңа Кишет авылында «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар очрашты

12 гыйнвар 2018, 23:00

Әтнә районы Яңа Кишет авылында «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар очрашты Сөйләшү, серләшү милли ризыклардан торган мул табын артында дәвам итте.

(Әтнә, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнә районы Яңа Кишет авылында «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар очрашты, дип яза район газетасы.

Кишет безне кардан арчылган чиста урамнары, төз, матур йортлары белән каршы алды. Аннан да бигрәк ачык чырайлы, кунакчыл кешеләре таң калдырды. Ишекләреннән кергән һәр кешене олы кунак итеп кабул иткән, бусагаларыннан узган һәркемгә үзләренең җан җылысыннан өлеш чыгарган Әлфия апа белән Данил абый Шакирҗановлар да әнә шундыйлардан. Авылларының җирле “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар алдында Әлфия апа балан бәлеше пешерү буенча мастер класс уздырды. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Әлфия апа җайлап кына камыр кую һәм балан бәлешенең эчлеген әзерләүне аңлатып узды. Җитез кулларда камыр басылып, табага җәелде, эчлек салынып, газ миченә таба юл алды. Ул арада Данил абый минем Мәңгәрдән икәнемне белешеп, барлык туганнарымны, танышларымны да барлап алды. Ул үзе дә укытучы кеше, соңрак әлеге авыл җирлегендә җитәкче урыннарда эшләгән. Кишетнең тарихчысы дисәң дә була аны. Өлкән хәбәрчебез Илсур ага Шакиров белән бер сыйныфта укыганнар. Фикеренең тирәнлегенә, хәтеренең ныклыгына исләрең китмәле. Әлфия апа белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Дүрт онык¬лары бар. Сүз уңаеннан, кызлары Лилия – Мәңгәр килене, озак еллар “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгында баш бухгалтер вазыйфасын башкара. Маратлары исә тормыш иптәше Гөлфинә белән Казан шәһәрендә гомер итә. Әлфия апа гөлләр үстерү остасы да икән. Гөлләре белән кунак кызлар да бик кызыксынды, үстерү серләрен сораштырдылар.

Сөйләшү, серләшү милли ризыклардан торган мул табын артында дәвам итте. Бергәләп Олы Мәңгәр мәктәбендә укыган чорларны, Мәңгәр – Кишет арасында юлда күргән газапларны, укытучыларыбызны, мәктәп интернатында яшәгән вакытларын искә алдык. “Ак калфак¬лар” – мәдәният йорты директоры Зөлфия дә, авыл фельдшеры Люция дә, укытучы Миләүшә дә, Надия үзе дә – шушы мәктәптә белем алган кызлар. Рәхәтләнеп истәлекләр белән уртаклаштык. Озак та үтми алда телгә алынган балан бәлеше дә әзер булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10