ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия матбугаты көне уңаеннан тантаналы чарада “Татар-информ” вәкилләре бүләкләнде

12 гыйнвар 2018, 15:45 , Фото: Рамиль Гали

Россия матбугаты көне уңаеннан тантаналы чарада “Татар-информ” вәкилләре бүләкләнде Агентлыкның татар редакциясе баш мөхәррире Р.Латыйповка, агентлыкның шеф-редакторы А.Исмәгыйлевага Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары – татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, агентлыкның шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә керткән өлешләре өчен әлеге дәрәҗәле бүләкне аларга бүген республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары – Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова тапшырды.

Торжественное мероприятие, посвященное Дню российской печати

Торжественное мероприятие, посвященное Дню российской печати

2017 елда Конфедерацияләр Кубогы матчларын яктыртуы өчен, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы операторы Яков Абрамовка "Татмедиа" республика агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Торжественное мероприятие, посвященное Дню российской печати

“Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы эшләре белән идарә башлыгы Дмитрий Перевезенцев, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хатына лаек булды. Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен, “Казанские ведомости” газетасы редакциясенең подписка бүлеге башлыгы Дания Харисова бүләкләнде. Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Фәниc кызы Әхмәтова Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасына лаек булды. Татарстан Президенты Указы нигезендә, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеме “Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире урынбасары Алексей Красновка бирелде.

Торжественное мероприятие, посвященное Дню российской печати

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10