ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

Фән һәм мәгариф

Математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре билгеле булды

12 гыйнвар 2018, 17:08 , Фото: mon.tatarstan.ru

Математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре билгеле булды Анда республиканың Менделеевск, Саба, Югары Ослан, Яшел Үзән, Нурлат һәм Чистай районнарыннан 8 җиңүче бүләкләнде, тагын 46 укучы призер булды.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елның 8-10 гыйнварында “Дуслык” республика олимпиадасы үзәгендә 6-11 сыйныф укучылары арасында “Олимпка юл” дип аталган математика буенча республика олимпиадасы узды. Анда Татарстан Республикасының 40 районыннан 234 укучы катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

2018 елның 10 гыйнварында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда республиканың Менделеевск, Саба, Югары Ослан, Яшел Үзән, Нурлат һәм Чистай районнарыннан 8 җиңүче бүләкләнде, тагын 46 укучы призер булды. Шулай ук укучыларны олимпиадага әзерләгән 46 укытучы да бүләкләнде.

2017-2018 уку елында 6-11 сыйныф укучылары арасында математика буенча республика олимпиадасын үткәрүдә Казан (Идел буе) федераль университетының профессор-укытучылар составы актив эш алып барган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр