ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында 30 градус салкын булуы көтелә

12 гыйнвар 2018, 18:07

Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында 30 градус салкын булуы көтелә Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә температура -21...-26 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак, диелгән идарә тармагы хәбәрендә.

Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -13..-18, көнчыгыш районнарда -22 градус булачак.

Юлларда бозлавык саклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр