ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

Җәмгыять

Балалар хастаханәләрен 2018 елда "Сакчыл поликлиника" проектына кертәләр

12 гыйнвар 2018, 19:22 , Фото: Салават Камалетдинов

Балалар хастаханәләрен 2018 елда Сакчыл технологияләргә күчү һәр төбәктә башкарылачак, дип ассызыклады Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда “Сакчыл поликлиника” проекты кысаларында төбәкләрдә балалар хастаханәләрен яңадан җиһазлаячаклар. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

Элегрәк Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Федераль бюджеттан балалар поликлиникаларын сакчыл технологияләргә күчерү өчен 30 млрд сумнан артык акча бүленәчәк, дип белдергән иде.

“Сакчыл поликлиника” проекты Россиядә 2016 елның октябреннән "Росатом" дәүләт корпорациясе белән берлектә башкарыла. Хәзергә проектта 40 төбәктән 297 олылар хастаханәсе катнаша. 2017 елның азагына кадәр проектка 300 олылар хастаханәсен кертү планлаштырылган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр