ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Авыл

Тукай районында кәҗәләрне һәм сыерларны чыршы-нарат агачлары белән сыйларга тәкъдим итәләр

13 гыйнвар 2018, 04:00

Тукай районында кәҗәләрне һәм сыерларны чыршы-нарат агачлары белән сыйларга тәкъдим итәләр Тукай районы авылларында Яңа елга бизәлгән чыршыларны кәҗә асраучы хуҗалыкларның турыдан-туры үзләренә бирә аласыз.

(Тукай районы, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Өй түрендә бизәнеп-ясанып торган чыршы-наратларның да кадере, балалар өчен кызыгы бетте. Хәер, искечә Яңа елга кадәр әле алар торалар. Аннан соң инде урыннары чүп контейнерларына күчә. Ә без сезгә урман сылулары чыршы-наратларны алай бик тиз генә чыгарып атмаска киңәш итәбез, чөнки алар кәҗәләр өчен менә дигән азык, бик күп витаминнар чыганагы. Чыршыны бары тик уенчыклардан, мишурадан арындырырга кирәк. Ботаклар каротинга бай, кәҗәләрнең иммунитетына бик яхшы йогынты ясый. Мөгезле-сакаллы сөтлебикәләр рационына чыршы, нарат кергәндә аларның шулай ук сөт сыйфаты да арта икән, дип яза җирле басма.

Зур шәһәрләрдә Яңа ел символын кабул итү өчен махсус пунктлар да оештырыла. Аларны соңыннан фермерлык хуҗалыкларына җибәрәләр. Тукай районы авылларында исә кәҗә асраучы хуҗалыкларның турыдан-туры үзләренә бирә аласыз. Бу уңайдан Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәүф Басыйров белән элемтәгә кердек, мәсьәләгә ачыклык керттек.

– Чыршы-наратларны кәҗәләр генә түгел, сыерлар да бик яратып ашыйлар. Чыршыларыгызны елтыр-елтыр килеп торган мишурадан арындырырга иренсәгез, йорт хайваннары аларны үзләре үк аралаштырып ашыячак, бу яктан маллар бик игътибарлылар һәм акыллылар. Чыннан да, чыршы-наратларда каротин күп. Кыш айларында бигрәк тә малларның ашау рационына игътибар итәргә кирәк. Сөтлебикәләрегезне яшел төсен югалтмаган печән, сенаж, әйбәт силос, кызыл һәм сары сорттагы кишер, кабак, сары кукуруз һәм әйтеп киткәнемчә нарат, чыршы ылысларын ашатсагыз яхшы. Шуны истән чыгармаска кирәк: әгәр дә малларның организмында каротин җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, ул яшь терлекләрнең үсеш дәрәҗәсенә, шулай ук йорт хайваннарының продуктивлылыгы һәм инфекцион чирләргә каршы торучанлыгы төшүенә китерергә мөмкин, – дип аңлатты Рәүф Ягъфәр улы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр