ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Җәмгыять

Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы апалары «Оста куллар түгәрәгенә» йөри

13 гыйнвар 2018, 02:00

Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы апалары «Оста куллар түгәрәгенә» йөри Түгәрәкне күпфункцияле үзәктә мәдәният йорты методисты Любовь Тимофеева алып бара.

(Кайбыч, 13 гыйнвар, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы апалары «Оста куллар түгәрәгенә» йөри, дип яза җирле басма.

Түгәрәкне күпфункцияле үзәктә мәдәният йорты методисты Любовь Тимофеева алып бара. Атнага бер тапкыр чәршәмбе көнне үткәрелүче әлеге түгәрәккә унлап кеше йөри. Барысы да үзләре белән кул эшләрен алып килә. Алар шәл, башлык, оекбаш, башмаклар бәйлиләр, бер-⁠берсеннән яңа бизәкләр өйрәнәләр. Түгәрәккә йөрүчеләрнең иң өлкәне – 76 яшьлек Лидия Васильева. Авыл апалары буш вакытларын әнә шулай файдалы итеп уздыралар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10