ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Фото: Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан
Мәскәүдә Искәндәр Гыйләҗев белән очрашу була
Чаллыда “Ак мәчет”тә татар теле курслары башлана

Җәмгыять, Дин

16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак

13 гыйнвар 2018, 09:21

16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак Галимнең туган көне уңаеннан республикада күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда күренекле татар дин эшлеклесе, мәгърифәтче, мөселман фәлсәфәчесе, тарихчы һәм көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула. 2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аның исеме белән игълан ителде. Галимнең туган көненә бәйле шушы истәлекле көн уңаеннан республикабызда күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Иртәдән, 9.45 сәгатьтә Казанның мөселман өммәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Мәрҗанине искә алу өчен аның кабере янына җыелачак. Җыенда катнашучылар галимнең васыятен, аның бөек мирасын һәм кабатланмас шәхес булуын искә төшерәчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәйх Мәрҗани рухына багышлап Кәлам шәрифтән аятьләр укыячак һәм дога кылачак.

Аннары көн дәвамында Татарстанның төрле почмакларында Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган тематик кичәләр узачак. Буа, Кукмара, Мамадыш, Ютазы, Әлмәт һәм Чаллы мөхтәсибәтләрендә урнашкан барлык мәдрәсәләрдә укучылар, имамнар һәм барлык кызыксынучылар өчен вәгазь кичәләре, викториналар, ачык дәресләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Казан имамнары, башкалабыз мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылышына җыелачак. Күргәзмәдә галимнең шәхси әйберләре, китаплар, кулъязмалар, фотографияләр, ТР Дәүләт архивыннан документлар һ.б. тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук агымдагы елның февраль аенда Татарстан мөфтияте тарафыннан халыкара конференция, Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча Россиякүләм ярышлар һәм башка чаралар уздыра ниятләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр