ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Җәмгыять

Ренат Ибраһимов тугызынчы тапкыр әти булачак

13 гыйнвар 2018, 11:16

Ренат Ибраһимов тугызынчы тапкыр әти булачак Артист фикеренчә, “семья” җидәү дигәнне аңлата, шуңа күрә гаиләдә әти-әнидән тыш биш бала да булырга тиеш.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Ренат Ибраһимовның гаиләсе ишәячәк, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты тугызынчы тапкыр әти булачак. Бу хакта Мәскәүдәге чараларның берсендә билгеле булды, дип хәбәр итә «СтарХит» журналы.

Чарага Ибраһимов иркен күлмәк кигән хәләл җефете Светлана Миңнеханова белән килде. Артист хатыныннан 40 яшькә олырак, аларның өч кызлары үсеп килә.

Артист фикеренчә, “семья” җидәү дигәнне аңлата, шуңа күрә гаиләдә әти-әнидән тыш биш бала да булырга тиеш.

Ибраһимовның башка никахларыннан тагын биш баласы үсә.

“Балалар тәрбияләү өчен күп көч түгәргә кирәкми. Бары тик яхшы үрнәк кенә булу зарур. Сүз белән аңлату күп очракта файдасыз. Балалар безнең гамәлләребезне кабатлыйлар”, дип саный Ибраһимов.

Узган ел артист 70 яшьлеген билгеләп үтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр