ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр
Ут белән көрәшүчеләр Лаеш районындагы полигонда пыскып яткан чүп өемен сүндерүен дәвам итә

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты парк һәм пляжлар төзегәндә халыкның тавыш бирү мөһимлеген белдерде

13 гыйнвар 2018, 11:30 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Президенты парк һәм пляжлар төзегәндә халыкның тавыш бирү мөһимлеген белдерде Быел Татарстанда 26 парк, 17 пляж, 6 урам, 3 сквер, 3 бульвар һәм 1 мәйданны төзекләндерү планлаштырылган.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парк, пляж һәи ишегаллары кебек җәмәгатьчелек урыннарын төзекләндергәндә шәһәрдә яшәүчеләр арасында тавыш бирү үткәрергә кирәклеген белдерде. Бу хакта республика лидеры Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Миңнеханов сүзләренчә, тавыш бирү җәмәгатьчелек урыннарын төзекләндергәндә татарстанлыларның теләк-ихтыяҗларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Республикада җәмәгатьчелек фикер алышулары механизмы эшләнгән, хәзер бу юнәлештә эшне яхшырту зарур. Моннан тыш, Президент җәмәгатьчелек урыннарын сайлау эшләрен системалаштырырга чакырды.

ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, республика бюджетыннан “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру”га - 2 млрд сум, федераль бюджеттан  - 655 млн 108,9 мең сум бүлеп бирелгән. 57 объектны төзекләндерү планлаштырылган, бу - 26 парк, 17 пляж, 6 урам, 3 сквер, 3 бульвар һәм 1 мәйдан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10