ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

Рәсми Татарстан

Балык Бистәсе һәм Питрәч районы башлыкларының эшләреннән китүе көтелә

13 гыйнвар 2018, 11:48

Балык Бистәсе һәм Питрәч районы башлыкларының эшләреннән китүе көтелә 17 гыйнварда Балык Бистәсе һәм Питрәчтә район советы депутатлары сессияләре уздырыла.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарында кадрлар алмашыну көтелә. Әлеге районарның башлыклары эшләреннән китә.

“Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, киләсе чәршәмбедә, ягъни 17 гыйнварда, көннең беренче яртысында (Питрәчтә – 09.00 сәгатьтә, Балык Бистәсендә 11.30 сәгатьтә. – Т.И. искәрмәсе) район советы депутаталары сессиясе булачак. Аларда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашыр, дип көтелә.

Сессияләрнең көн тәртибендә, төп мәсьәлә буларак, Питрәч районын 2013 елның сентябреннән бүгенгәчә  җитәкләгән Эдуард Дияровның һәм 2008 елның октябреннән бүгенгә кадәр Балык Бистәсе районын җитәкләгән Илһам Вәлиевның отставкага китүе каралачак.

Районнарның мәгълүмат агентлыгы чыганаклары әлеге хәбәрне раслады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр